«Уенчыклар көне»: бәйрәм программасы (6+)

21 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагере балаларын «Уенчыклар көне» дигән бәйрәм программасына чакырды. 

День игрушки
10ф. Разгадываем филворд
10ф. Конкурсная программа «День игрушки».
10ф. Конкурс «Самый меткий».
10ф. Конкурс «Модницы»
10ф. «Волшебный мешок»

Уенчыклар һәрвакыт әйләнә-тирәбездә. Китапханәнең яшь кунаклары мавыктыргыч уенчыклар дөньясына сәяхәт кыла алды. Чарада катнашучылар яраткан уенчыклары – Винни-Пух һәм Пятачок, Буратино һәм Мальвина, йомшак юлбарыс, мәче Мырауҗан һәм башка мәрхәмәтле һәм күңелле, шук һәм зирәк геройлар әсәрләрен искә төшерде. 

Балалар «Тылсымлы капчык», «Шигырьләрне җый», «Мода яратучы кызлар», «Уенчык фабрикасында», «Иң төз атучы» кебек төрле бәйгеләрдә катнашты. Шулай ук балалар бик теләп табышмаклар чиште һәм «Уенчыкны ата» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде. 

Чара мавыктыргыч һәм кызыклы узды, балалар үзләренең яраткан уенчыкларын искә төшерде, уңай хис-кичерешләр алды һәм үз белемнәрен тикшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: